«Экстремизмга – юк!»
3 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр районның белем бирү учреждениеләрендә терроризмга каршы «Экстремизмга – юк!» дигән айлык узды. Аның кысаларында 24 мәктәптә һәм 27 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә махсус чаралар үтте.
Мәктәпләрдә ачык дәресләр, класс сәгатьләре, хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашулар, куркынычсызлык дәресләре уздырылды. Шулай ук балаларны экстремаль ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга, нинди хезмәтләргә шалтыратырга, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә өйрәттеләр. Ай дәвамында балалар оешмалары «Терроризмга – юк! Экстремизмга – юк!», «Дөньяга – иминлек!» исемле төрле акцияләр, флэшмоблар белән чыгыш ясадылар, мәгълүмати буклетлар тараттылар. Аларда 1351 укучы катнашты. Терроризм белән көрәшкә багышланган рәсем конкурслары оештырылды, 2180 укучы катнашында «Татарстан кроссы – 2021» үтте. Моннан тыш, белем бирү учреждениеләрендә хезмәт коллективлары белән киңәшмәләр уздырылып, аңлату эшләре алып барылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев