Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Никахтан соң тормыш бәхетле булсын өчен нинди шартлар үтәлүе кирәк?

Җомга көнне укучыларыбызның Ислам диненә кагылышлы сораулары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Әлеге хатны язган райондашыбыз исемен күрсәтмәвебезне үтенгән. Сорау: "Минем кияүгә чыкканыма бер ел тула. Иремнең дә, минем дә бик тә бәбәй алып кайтасыбыз килә. Аллаһы Тәгаләдән чын күңелдән сорасаң, дөрес итеп дога кылсаң, ул сине ишетә, теләгең кабул була,...

Җомга көнне укучыларыбызның Ислам диненә кагылышлы сораулары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Әлеге хатны язган райондашыбыз исемен күрсәтмәвебезне үтенгән.

Сорау:

"Минем кияүгә чыкканыма бер ел тула. Иремнең дә, минем дә бик тә бәбәй алып кайтасыбыз килә. Аллаһы Тәгаләдән чын күңелдән сорасаң, дөрес итеп дога кылсаң, ул сине ишетә, теләгең кабул була, дип беләм. Һәрхәлдә шуңа ышанам. Бу теләгебез кабул булсын өчен нинди дога укырга? "

Сорауга Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов җавап бирә.

Җавап:

Кеше гаиләсенең нигезен, башлангычын ничек корса, шул рәвештә дәвам итәр. Бу караштан мөселман егет никахын һәм туен ислами кагыйдәләргә туры китереп үткәрергә һәм зөфаф кичәсендә, ике рәкәгать намаз кылып, бәхетле булулары өчен Аллаһыга дога кылганнан соң, "Бисмилләһ" әйтеп ошбу доганы укыр:

"Раббәнәә һәбләнәә мин әзвәәҗинәә вә зүрриййәәтинәә курратә әгъйүниүв-вәҗгальнәә лил-мүттәкыйинә имәәмәә."

(Әй, Раббыбыз! Безгә хатыннарыбыздан һәм нәселләребездән күзләребезнең нуры, сөенече булырлык яхшы балалар бүләк ит һәм безне тәкъва ияләренә хуҗа кыл) ("Форкан" сүрәсе, аять 74.) аятен укыганнан соң, кәләше белән бергә булудан элек "Бисмилләһ" әйтер һәм:

"Әллааһүммә җәннибнәш-шәйтаанә вә җәннибиш-шәйтаанә мәә разәкътәнәә."

(Аллаһының исеме белән. Аллаһым! Шайтанны бездән һәм безгә бүләк итәчәк баладан ерак кыл) дигән доганы укыр.

Хөрмәтле укучыларыбыз, әгәр сезнең дә Ислам диненә кагылышлы сорауларыгыз булса, аларны газетага юллый аласыз, без сезне дөрес мәгълүмат белән таныштырырга тырышырбыз. Электрон почта адресыбыз : yakti.ul76@gmail.com

Фото чыганагы: kazan.bezformata.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев