Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчке эшләр юнәлешендәге хезмәтләрне Интернет аша алу күпкә уңайлы

Райондашлар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне Интернет аша алуга көннән-көн күбрәк өстенлек бирә. Моның өчен алар www.gosuslugi.ru порталыннан файдалана. Эчке эшләр юнәлеше буенча да электрон юл белән белешмәләр алу, гаризалар язу һәм башка шундый хезмәтләр башкару популярлаша бара. Бу ысул шуның белән уңайлы - бүлеккә барып йөрисе, чират торасы юк. Интернетка...

- Азат Фарасатович, бүгенге көндә сезнең юнәлештә нинди хезмәтләрне электрон юл белән алып була?

- Хөкем ителгән яки ителмәгән булу турында белешмә алырга мөмкин. Аны Россия, чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаганнар, аларның вәкаләтле вәкилләре, персональ мәгълүматларны эшкәртүгә хокукы булган дәүләт һәм муниципаль органнар сорый ала.

- Белешмә күпме вакыт эчендә әзер була?

- Сорау якынча 10 көн эчендә эшкәртелә. Гариза теркәлгәннән соң 30 көн эчендә белешмә кулга тапшырыла. Ләкин гариза тексты дөрес итеп язылган булырга, тиешле реквизитлар тутырылырга, документлар пакеты тулы булырга, мәгълүмат дөрес бирелергә тиеш. Башка органнардан өстәмә мәгълүмат кирәк булганда, белешмәне әзерләү вакыты озынайтылырга мөмкин, ләкин 30 көннән дә озагракка түгел. Гариза бирүчегә бу турыда искәртелә. Белешмә мөһер сугылган ике данәдә бирелә, күчермәсе теркәп калдырыла. Гариза язучы белешмәне үзе килеп ала алмаган очракта ул җирлектәге ЭЭБ бүлегенә почта аша җибәрелә. Ике ай дәвамында белешмәне сораучы булмаса, ул «соралмаган документлар» исемлегенә кертелә.

- Хөкем ителү-ителмәү хакындагы белешмә өчен дәүләт пошлинасы түләү кирәкме?

- Юк, электрон хезмәтнең бу төре бушлай башкарыла.

- Тагын нинди электрон хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге бар?

- Ирекле рәвештә дәүләт дактилоскопик теркәлүе үтүне атар идем. Эчке эшләр органнарының үзәк мәгълүматлар банкында бармак эзләре булу җинаятьчелек, бәхетсезлек очраклары, табигать бәла-казалары корбаннары булганнарның, хәтерен югалтканнарның шәхесен ачыклауда бердәнбер һәм түләүсез чара. Ләкин, нигездә, бу базада законнарны бозган гражданнарның, хокук саклаучыларның бармак эзләре генә теркәлгән, шуңа күрә законны үтәп яшәгән гражданнар, бәхетсезлек очрагына юлыкканда, гадәттә танылмый кала. Ирекле дактилоскопик теркәлү кешенең хокукларын чикләми. Моңа кадәр район Эчке эшләр бүлегендә бу эш бүлеккә бирелгән язма гариза нигезендә башкарылып килде, хәзер тукайлылар аны электрон юл белән ала ала.

Электрон хезмәтләрдән файдалану өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында «Эчке эшләр министрлыгы» бүлегенә керергә һәм исемлектән тиешле хезмәтне сайлап алырга, мәсәлән, «Справка об отсутствии судимости» хезмәтен, аннары күрсәтелгән адымнар буенча эшне дәвам итәргә кирәк. Гариза тутырганда гариза бирүче турындагы мәгълүмат шәхси биттән автомат рәвештә алына.

- Белүебезчә, миграция өлкәсендә дә интернет аша хезмәт күрсәтү активлаша бара.

- Әйе, ЭЭБнең миграция пункты РФ гражданнарына теркәлүдән төшү, яңа урынга теркәлү, паспортны алыштыру турында гаризалар кабул итә. Алар санаулы көннәрдә карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев