Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дүрт балага талпан кадалган

Роспотребнадзор идарәсенең районара бүлеге җитәкчесе Марат Гыйрфанов хәбәр итүенчә, узган атнада тукайлылар талпан кадалып һәм шуның нәтиҗәсе буларак боррелиоз авыруына шикләнеп, дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать иткәннәр.

Яр Чаллы шәһәренең йогышлы чирләр дәваханәсендә бер ир-ат медицина ярдәме ала. Аңа Иштирәк авылы янындагы урманда талпан кадалган була, талпанны үзе чыгара, табибларга мөрәҗәгать итми. Хәзерге вакытта анда боррелиоз авыруына шик бар, дип белдерде Марат Вазыйхович.
Районның һәм шәһәрнең дәвалау учреждениеләренә узган атнада 11 тукайлы, шул исәптән 4 бала талпан кадалу белән мөрәҗәгать иткән. Алар Яңа поселогыннан, Новотроицкое, Калмия, Бәтке, Аулаш, Шилнәбаш, Яңа Бүләк, Иске Абдул, Калмаш авылларыннан. Дүрт очракта талпаннар лаборатор тикшерүгә җибәрелгән. Марат Гыйрфанов белдергәнчә, икесендә боррелия ачыкланган, икесенең анализлары әле әзер түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы талпан