Дроннар контрольдә: Иннополиста яңа навигация системасы уйлап табылды
Яңалыклар

Дроннар контрольдә: Иннополиста яңа навигация системасы уйлап табылды

«Геопейджер» компаниясе үзенең яңа эшләнмәсе — пилотсыз аппаратлар өчен навигация системасы турында сөйләде.

Бу — Иннополис һәм Казан ИТ-паркы стартапы. Команда элемтә һәм навигация технологияләре белән шөгыльләнә, ә аның составында Россиянең төрле югары уку йортларыннан студентлар һәм чыгарылыш укучылары бар. Проект инде дөнья күләмендә перспективалы стартаплар исемлегенә керә.

Гадәттә объектларны күзәтү өчен GPS кулланыла, ләкин аның кимчелекләре бар: ул биеклекне һәрвакыт төгәл күрсәтми, ә сигнал сыйфаты һава шартларына бәйле булырга мөмкин.

«Геопейджер» үз чишелешен тәкъдим итте — локаль позицияләү системасы. Ул махсус датчиклар — «геопиксельләр» ярдәмендә эшли, алар биналарга урнаштырыла. Бу датчиклар территория өстендә бер төрле «гөмбәз» барлыкка китерә һәм тирә-якта булган барлык нәрсәне 10 сантиметрга кадәр төгәллек белән күзәтә. Шул ук вакытта система һава торышына бәйле түгел.

Аны кайларда кулланып була соң?

Беренчедән, дроннардан саклану өчен: система пилотсыз аппаратны тиз ачыклый, аның хәрәкәтен күзәтә һәм тиешле хезмәтләрне һәм кешеләрне кисәтә ала.

Икенчедән, йөкләрне һава аша китерү өчен: технология дроннар өчен куркынычсыз маршрутлар төзергә ярдәм итә. Бу чыгымнарны якынча 40%ка киметергә мөмкин.

Өченчедән, предприятиеләрдә контроль булдыру өчен: система хезмәткәрләр һәм техника хәрәкәтен күзәтә, куркыныч зоналарны контрольдә тотарга ярдәм итә, хәтта чүп чыгаруны да күзәтә ала.

Хәзерге вакытта компания үз эшләнмәсен эре Европа ИТ-компаниясе белән берлектә сынап карый — система складларда хезмәткәрләр эшен контрольдә тоту өчен кулланыла.

Фото һәм мәгълъмат ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев