Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Диспансеризация ярдәмендә Татарстан халкында 108 мең авыру ачыкланган

Яман шеш авыруының 1 524 яңа очрагы ачыкланган.

2025 елда профилактика чаралары кысаларында 108 028 авыру ачыкланган, 85 проценты диспансер күзәтүенә алынган. Алар арасыннан яман шешнең 1 524 яңа очрагы расланган.

Тикшерелгәннәрнең 20 проценттан артыгы сау-сәламәт дип табылган. Һәр 10нчы кешедә теге яки бу авыру куркынычы ачыкланган.

Республикада барлыгы 1,2 млн кеше диспансер хисабында тора.

Диспансер күзәтүе кысаларында 2025 елда 900 меңнән артык кеше медицина хезмәтләре алган.

Репродуктив сәламәтлекне бәяләү өчен республикада репродуктив яшьтәге 450 000 кеше – тиешле яшьтәгеләрнең 32 проценты диспансеризация узган.

Сәнәгать диспансеризациясе проектында 72 медицина оешмасы һәм 933 предприятие катнаша. 

Тикшерелгәннәрнең 10 проценттан артыгы диспансеризациянең 2 этабына җибәрелгән.

Татарстанда 27 күчмә мобиль комплекс эшли, аларның бишесе – мобиль поликлиникалар. Алар ярдәмендә югары технологияле медицина үзәкләре белгечләре авылларга чыга.

2025 елда Татарстан авылларында 90 меңнән артык шундый сәфәр оештырылган.

Биш еллык эш чорында мобиль поликлиналар 775 торак пунктка барган, 190 мең пациентны караганнар, 25 145 яңа авыру ачыкланган.

Соңгы биш елда мобиль поликлиникаларга килүчеләр саны 3,5 тапкыр арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев