Каникулларда балалар белән кая барырга?
Каникулларның иң кызган чагы! Балагызга чын бәйрәм бүләк итәргә телисез икән, безнең бик шәп тәкъдим бар! Гыйнварда Яр Чаллы шәһәрендәге Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында сезне маҗаралар, мөһим ачышлар дөньясына илтүче ике кызыклы спектакль көтә.