Татарстан юлларында буран, сак булыгыз!
Яңалыклар

Татарстан юлларында буран, сак булыгыз!

Игътибар: һава торышының начараюы фаразлана!

Бүген кичке 18 сәгатьтән 4 нче гыйнварның 18 сәгатенә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һава торышы начарлануы фаразлана, менә нәрсәләргә әзер булырга кирәк:

- кар, юеш кар, урыны белән көчле; 

 - күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр һәм аннан да азрак булырга мөмкин, буран; 

- тизлеге секундына 15-20 метр,  урыны белән секундына 23 метрга кадәр җиткән көчле җил;

- кайбер районнарда бозлавык; 

- юлларда бозлавык, кар көртләре.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә::

- реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торыгыз;

 - бозлавыкта ашыкмыйча, сак кына барыгыз.;

 - уңайлы һәм шумый торган аяк киеме сайлагыз;

- юл аркылы игътибар белән чыгыгыз ;

- һава торышы начар булганда җәмәгать транспортыннан файдалану яхшырак;

- автомобильдә хәрәкәт иткәндә тизлек режимын һәм дистанцияне саклагыз. 


Нет комментариев