Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Каникулларда балалар белән кая барырга?

Каникулларның иң кызган чагы! Балагызга чын бәйрәм бүләк итәргә телисез икән, безнең бик шәп тәкъдим бар! Гыйнварда Яр Чаллы шәһәрендәге Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында сезне маҗаралар, мөһим ачышлар дөньясына илтүче ике кызыклы спектакль көтә.

Тылсымлы әкиятләр - театрда!

🎭 "Балабу» (5 гыйнвар, 11:00)

Уен формасында балаларны юлда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүче яңа музыкаль әкият. 

Балабу исемле тере уенчык, күңелле җырлар һәм матур декорацияләр — балаларга да, ата-аналарга да күңелсез булмаячак. Спектакльдән соң балагыз светофор һәм зебра турында үзе исегезгә төшерер!

 

🎭 "Авыл эте Акбай" (7 гыйнвар, 11:00)

Кыюлык һәм максатчанлык турында хикәят. Акбай исемле беркатлы эт белән хәйләкәр мәче куркыныч сәяхәткә чыгалар, анда аларны ачулы, ләкин гадел бүре, кыргый этләр һәм мөһим тормыш дәресләре көтә. Спектакль балаларны яхшылыкка һәм тапкырлыкка өйрәтәүче җылы мизгелләр, юмор һәм җырлардан тора.

 

Балаларыгызга онытылмаслык хисләр һәм яхшы кәеф бүләк итегез - каникулларны күңелле һәм файдалы уздырыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев