Диния Нәзарәте республикабызда Корбан гаетен уздыру тәртибен раслады
Гарәфә көне итеп 5 нче июнь билгеләнде. Корбан гаетенең беренче көне 6 нчы июньдә – зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, гает намазы укылганнан соң башлана һәм өч көн дәвам итә (6, 7, 8 нче июнь көннәрендә).
Аллаһ Коръәндә «Хаҗ» сүрәсенең 37 нче аятендә: «Чалган малларыгызның итләре үә каннары Аллаһуга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһуга тәкъвалык үә изге гамәлләрегез ирешер, әнә шулай Аллаһ дөяләрне сезнең файдагызга бирде, сезне туры юлга күндергәне өчен Аллаһны зурлап тәкъбирләр әйтүегез өчен, яхшы эшле изгеләрне Җәннәт белән шатландыр!» – ди.
Диния Нәзарәте республикабызда Корбан гаетен уздыру тәртибен раслады.
Гарәфә көне итеп 5 нче июнь билгеләнде. Корбан гаетенең беренче көне 6 нчы июньдә – зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, гает намазы укылганнан соң башлана һәм өч көн дәвам итә (6, 7, 8 нче июнь көннәрендә). Гает 8 нче июньдә – кояш баегач тәмамлана. Димәк, шушы вакыт аралыгында корбан чалырга ярый. Һәр елдагыча, Тукай районы халкы Яр Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсендәге ит комбинаты урынына килеп корбан чалдыра ала. Корбанлык маллар тулысынча ветеринария тикшерүе үтелгән һәм хуҗаларында (малны сатучыларда) рөхсәт кәгазе һәм белешмәләре булуы шарт.
Корбан нисабы күләме – 53 мең сум. Нисаб – ул корбан гаете көненә кулыңда 53 мең сум (шушы суммадан да ким булмаган күләмдә) акчаң булу дигәнне аңлата. Ягъни корбан гаете көненә кулында 53 мең сум акчасы булган кеше корбан чалырга тиеш.
Тукай районы җирлегендәге мәчетләрдә Корбан гаетен уздыру тәртибе:
4: 30 – мәчетләрдә Коръән уку һәм дога кылу;
5: 00 – мәчетләрдә бәйрәм вәгазе укыла;
5: 30 – Гает намазы укыла;
5: 40 – гарәпчә Гает хотбәсе укыла;
6: 00 – Корбан чалу башлана.
Корбан чалу тарихы
Корбан тарихы Ибраһим галәйһиссәлләм белән аның улы Исмәгыйль галәйһиссәлләмгә барып тоташа. Аллаһ аларның иманын зур сынау белән сыный. Алар икесе дә шул сынауны уңышлы үтеп, Аллаһ Тәгаләнең мактавына лаек булалар.
Нәмруд исемле залим патша Ибраһим галәйһиссәлләмне зур итеп яккан учакка (костерга) ташларга куша. Ибраһим галәйһиссәлләм утка ташланудан курыкмый, үзен – Аллаһ Тәгаләгә тапшыра. Аллаһ Тәгаләнең әмере белән ут салкын була һәм салкынлыгы белән дә пәйгамбәр галәйһиссәлләмгә зыян салмый. Аллаһ Тәгалә әмере белән ут ягылган урын гөлбакчага әйләнә. Шул вакыйгадан соң Ибраһим галәйһиссәлләм ватанын калдырып хәзерге Фәләстыйн җирләренә барып урнаша. Ибраһим галәйһиссәлләм белән Сара анабыз озак еллар бергә яшәсәләр дә балалары булмый. Ибраһим галәйһиссәлләм изге баласы булуын сорап Аллаһка дога кыла торган була. Аллаһ Тәгалә Ибраһим галәйһиссәлләмне картлык көнендә хәлим, ягъни йомшак табигатьле дип макталган, угыл белән нигъмәтли. Балага Исмәгыйль дип исем кушалар. Исмәгыйль бик зирәк, тәүфыйкълы бала булып үсеп килә. Ибраһим галәйһиссәлләм төшендә улын корбан итәргә боерыла. Әлбәттә, картлык көненә кадәр догалар кылып, көтеп алган угылын корбан итү бик авыр була Ибраһим галәйһиссәлләмгә. Ләкин, Аллаһ әмерен үтәргә әзер булган Ибраһим галәйһиссәлләм бу боерыкны берсүзсез кабул итә һәм, улына шул хакта әйтә. Исмәгыйль галәйһиссәлләм әтисенә: «Әй, әтием! Син үзеңә боерылганны кыл, ә мине син, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың», – ди. Шул рәвешле ата белән угыл Аллаһ сынавын уңышлы үтәләр. Аллаһ Тәгалә кеше каны түгелүен теләми, Ибраһим галәйһиссәлләмгә төш аша бирелгән әмер ул – ике пәйгамбәр галәйһиссәлләмнең дә иманнарын сынау өчен була. Аллаһ Исмәгыйль галәйһиссәлләм урынына тәкә җибәрә. Менә шул рәвешле, Аллаһка якынаю, Аның әмерен үтәү нияте белән корбан чалабыз. Корбан – якынаю, якын булу дигән мәгънәне аңлата. Ягъни, Аллаһның әмерләрен үтәп Аңа якынаю.
Корбан чалуның низамы (тәртибе)
Юлда, сәяхәттә булмаган һәм, дин үлчәүләре буенча матди яктан хәлле, ягъни көндәлек тормышта кирәк булган әйберләрдән тыш бераз байлыгы булган кешеләргә Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә Корбан гаете намазыннан соң корбан чалып гаиләсен һәм мохтаҗларны сыйлау тиешле гамәл.
Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә корбан чалынмаса аны 11, 12 нче зөлхиҗҗәдә чалырга ярый (12 нче зөлхиҗҗәдә кояш баеганчы корбан чалынырга тиеш).
Ислам тәгълиматы буенча корбанлыкка ярый торган маллар: сарык, кәҗә (бер яшен тутырган яки көр булып, бер яшьлек кебек күренсә, җиде-сигез айлык булса да ярый); эре терлекләрдән: сыер, үгез ике яшен тутырган булырга тиеш; дөя – биш яшен тутырган булырга тиеш.
Бер сарык яки кәҗә фәкать бер кеше исеменнән, ә сыер, үгез, дөя – җиде кеше исеменнән чалына ала. Аларның (корбан чалучыларның) һәммәсенең дә мөселман булуы һәм һәрберсенең нияте – корбан чалу булырга тиеш. Корбан итеп чалынырга тиешле малның сәламәт һәм уртача көрлектә булуы хәерле. Корбан чалуны ышанычлы мөселманга тапшыралар, малны Кыйблага каратып үткен пычак белән чалалар. Корбанны чалыр алдыннан «Ихлас» сүрәсе укыла, аннары «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!» дип чалына. Әгәр малны хуҗа үзе чала алмаса, чалган кеше янында басып: «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!» дип әйтү мәслихәт.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә: «Корбан итеп чалган мал итен ашагыз, сәдака итеп бирегез һәм туплагыз», – ди. Моннан аңлашылганча: мөселман кеше корбан итенең бер өлешен гаиләсе белән ашарга; икенче өлешен фәкыйрьләргә, мохтаҗларга сәдака итеп бирергә; өченче өлеше белән аш-су уздырырга, туган-тумачаны сыйларга тиеш. Хәдистәге туплау дигән сүз, корбан итен гаиләдәге кешеләр белән бергә тупланып ашауга ишарә.
Корбан чалган кешенең ике рәкәгать намаз укып Аллаһка хәмед-сәналар әйтүе, Аллаһны зикер итүе, дога кылып Аллаһтан корбанының кабул ителүен соравы хуплана.
Мөселман ихлас күңелдән корбан чала икән, Ахирәттә аның әҗер-савабын күрәчәк, ин шәә Аллаһ. Бу хакта Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Адәм баласы корбан көнендә корбан чалып Аллаһ Тәгалә каршында зур мәртәбә казана. Ул корбан Кыямәт көнендә мөгезләре, тиресе һәм тояклары белән килер. Хайванның каны җиргә тамганчы ук, корбан кабул ителгән булыр. Корбанны пакь һәм саф кальб белән Аллаһка тәкъдим итегез», – ди.
Аллаһ Коръәндә, аннан соң Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм мөбарәк хәдисләрендә гамәл-гыйбадәтләрнең ихластан, пакь күңелдән башкарылырга тиешлеген аңлаталар. Нәкъ шулай булганда гына ул инсанга шатлык-сөенеч тойгысын бирә дә.
Аллаһ Коръәндә «Кәүсәр» сүрәсенең 2 нче аятендә: «Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм ятимнәрне үә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал!» – ди.
Гыйбадәт хикмәте, фазыйләте булганы өчен түгел, Аллаһ әмере булганы өчен кылына. Ләкин, шул ук вакытта, һәрбер гыйбадәтнең хикмәтен һәм фазыйләтен белү инсан өчен кирәкле. Ни өчен? Аларны белү – Аллаһның инсанга олы нигъмәтләр бүләк итүен истә тотарга ярдәм итә.
Аллаһ Коръәндә «Хаҗ» сүрәсенең 37 нче аятендә: «Корбаннарның итләре үә каннары Аллаһка ирешмәс, ләкин сездән Аллаһка тәкъвалык үә изге гамәлләр ирешер», – ди.
Корбан гаетен бәйрәм итү әдәбе
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Матди хәле корбан чалырга мөмкинлек бирмәгән кешеләр бәйрәм көнне чиста итеп кырынырга, тырнакларын кисәргә, тәннәрен пакьләндерергә, яңа, чиста киемнәр кияргә тиеш», – дигән.
Бәйрәм хөрмәтенә чистарынып, пакьләнеп, өс-башны карап, кыскасы, бәйрәмгә муафыйкъ рәвештә киенеп мәчеткә гает намазына килү Аллаһ каршында сөекле гамәл.
«Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм бәйрәм намазына җәяү барыр һәм кайтканда барган юлдан түгел, башка юлдан кайтыр иде» диелә риваятьтә. Моның үз хикмәте бар икән: бәйрәмдә гает намазына бер юлдан барып, икенче юлдан кайткан кешене күбрәк кешеләр һәм дин әһелләре күреп, Хисап көнендә –Кыямәттә аның турында хәерле шаһидлык, таныклык бирәчәкләрдер.
Елга бер тапкыр килә торган Рамазан һәм Корбан гаете көннәрендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм әдәп кысаларында җырларга, уеннар уйнарга рөхсәт итеп болай дигән: «Корбан көнен бәйрәм итеп билгеләп үтү миңа әмер ителде. Аны бу өммәт өчен Аллаһ бәйрәм кылмыштыр», «Гарәфә көне, корбан көне һәм тәшрикъ көннәре – мөселманнарның бәйрәмедер. Бу көннәр – ашау-эчү көннәре».
Корбан Гаете мөбарәк булсын! Чалган корбаннарыбызны Аллаһ Тәгалә кабул итсен! Әмииин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев