Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутаттан юлны Тукай районына файдалануга бирүдә ярдәм сорадылар

Утырыштан соң Әлфия Когогина тукайлыларны шәхси сораулар буенча кабул итте. Кече Шилнә авыл җирлеге депутаты Роман Ваганов Дума вәкиленә «Түбән Кама» милли паркы юлларны Тукай районына файдалануга бирү, баланска кую мәсьәләсен күтәрде. Монда Белоус, Ильичевка, Опушка поселоклары, бакчачылык ширкәтләре керә. Халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен юлларны кардан чистарту, юл билгеләре...

Утырыштан соң Әлфия Когогина тукайлыларны шәхси сораулар буенча кабул итте. Кече Шилнә авыл җирлеге депутаты Роман Ваганов Дума вәкиленә «Түбән Кама» милли паркы юлларны Тукай районына файдалануга бирү, баланска кую мәсьәләсен күтәрде. Монда Белоус, Ильичевка, Опушка поселоклары, бакчачылык ширкәтләре керә. Халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен юлларны кардан чистарту, юл билгеләре кую кирәк, диде Ваганов. Әлфия Гомәровна бу проблеманың таныш булуын белдерде. Территорияне паспортлаштырып, юлларны җирле үзидарәгә тапшырырга, юридик яктан нигезләнгән документлар әзерләргә кирәк, диде.

Борды авылыннан Гөлнәзирә Тимофееваның соравы электр энергиясе өчен түләүгә кагылышлы иде. «Сигез фатирлы йортта яшибез, бер милекченең гомуми ихтыяҗлар өчен түләмәгән әҗәтен барыбызга да тигезләп бүлделәр, шул сәбәпле электр энергиясен өзделәр. Зинһар өчен, проблеманы хәл итәргә булышыгыз», - диде ул.

Кече Шилнә авыл җирлегенең Опушка поселогыннан Надежда Сәлимгәрәева поселокка керүче юлның начар булуыннан зарланды.

«Пихта» бакчачылык ширкәтеннән Зәйтүнә Барченкова, «Түбән Кама» милли паркы территориясендә булу сәбәпле, йортын теркәүдә кыенлыклар чыгуын әйтеп үтте. Когогина аңа үзенә язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев