Дәүләт Думасында балаларның соцчелтәрләргә керүен чикләргә тәкъдим иттеләр
Яңалыклар

Дәүләт Думасында балаларның соцчелтәрләргә керүен чикләргә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасында Түбән Камадагы лицейда булган инциденттан соң балаларның социаль челтәрләргә керүен контрольдә тотуны көчәйтү тәкъдиме белән чыгыш ясадылар.

Депутат Виталий Милонов фикеренчә, социаль челтәрләр үсмерләрнең агрессив тәртибенә китерүче сәбәпләрнең берсе булып тора. Ул ата-аналарга балаларының мондый платформалардан файдалана аламы-юкмы икәнен үзләре хәл итү хокукын бирергә чакырды. Шулай ук ул балигъ булмаганнарның социаль челтәрләрдәге аккаунтларын өлкән кешенең профиле аша теркәүне мәҗбүри итүне тәкъдим итте.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев