Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Читтән торып эшләүнең уңай һәм тискәре яклары билгеле

Пандемия вакытында читтән торып эшләүче россиялеләрнең 20 % болай эшләү тиешле нәтиҗәләр бирми дип саный.

«Работа в России» Роструда порталында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Сораштыруда катнашучыларның 21,1% үз-үзеңә эшне оештыруы кыен дигән фикердә. 13,17% хезмәттәшләре белән аралашу җитми. Ә респондентларның 12,47% эш сәгате беткәч тә эшләрен дәвам итүе хакында әйтә. Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 24,82% читтән торып эшләүнең бер генә дә тискәре ягын тапмаган. Уңай якларына килгәндә, россиялеләрнең 35,17% вакыт экономиялеге хакында әйтә. 17,03% өйнең теләсә-кайсы почмагында утырып эшли алам дигән фикердә. Шулай ук 14, 96% читтән торып эшләгәндә эш көнеңне планлаштыру җайлы дип исәпли. Шуны да әйтергә кирәк, сораштыруда катнашканнарның 8,29% болай эшләгәндә гайбәт сатулар булмауны иң зур плюс, ди. Ә халыкның 24, 54% читтән торып эшләүнең бер уңай ягын да тапмаган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев