Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда мөселман егетләре бил алышачак

Ә җиңүче командага ҮДО - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогы бирелә. Чаллыда мөселман яшьләренең татарча бил алышу һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән Республика ачык турниры узачак. Ул 7 апрельдә "Витязь" спорткомплексында була. Турнирда фәкать намаз укучылар гына катнаша ала. Шуңа күрә көрәшчеләр башта намаз гыйбадәтен белү буенча әңгәмә узалар....

Ә җиңүче командага ҮДО - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогы бирелә.

Чаллыда мөселман яшьләренең татарча бил алышу һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән Республика ачык турниры узачак.

Ул 7 апрельдә "Витязь" спорткомплексында була. Турнирда фәкать намаз укучылар гына катнаша ала. Шуңа күрә көрәшчеләр башта намаз гыйбадәтен белү буенча әңгәмә узалар. Турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында шобага салу уздырыла һәм анда отучы турнирның иң олы бүләге - Олуг хаҗга Юллама белән бүләкләнә. Былтыр мондый бәхет Түбән Кама вәкиле, 70 кг. кадәр үлчәүдә кул көрәше буенча чемпион булган Илгиз Нәфыйковка елмайды. Ә калган җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырылды.

Ә җиңүче командага ҮДО - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогы бирелә.

Былтыр бу мәртәбәле бәйгеләрдә: бил алышуда һәм кул көрәшендә җөмһүриятебезнең 19 шәһәр районыннан һәм Башкортостанның Октябрьский шәһәреннән, Балтач районыннан 103 мөселман спортчысы, шул исәптән танылган 17 спорт мастеры һәм спорт мастерлыгына кандидат көч сынашты. Былтыр төп приз -кубокны Чаллы командасы яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев