Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыга йөрүдән тыелып торыгыз!

Соңгы көннәрдә республикада коронавирус инфекциясе йоктыручыларның саны артты. Белгечләр фикеренчә, алар барысы да инфекция йөртүчеләр белән контактка керү корбаннары. Роспотребнадзорның Чаллы шәһәре һәм Тукай районы территориаль бүлеге вәкиле Рәйханә Марченко белдергәнчә, кайбер кешеләрнең үзизоляция режимын һәм шәхси гигиена таләпләрен үтәмәве хәлне тагын да катлауландыра. Ул Тукай районы авылларында яшәүчеләргә Чаллыга барып йөрүдән тыелып торырга киңәш итә, чөнки шәһәрдә COVID-19 буенча хәл кискенләшә бара. Авылларда үзизоляция режимының үтәлеше катгый контрольдә тотыла. Моның өчен авыл җирлекләре башлыклары җаваплы. Шөкер, бу мәсьәләдә авыл кешеләре үзләре дә уяулык күрсәтә. Бүгенге көндә инфекция йөртүчеләр белән контактта булган 28 кеше карантинда тора. Аларның кулларында Роспотребнадзордан бирелгән беркетмә, үзләре катгый күзәтү астына алынган. 

Теләнче Тамактагы картлар һәм инвалидлар интернат-йорты карантин режимында эшләүгә күчте. Әлеге социаль учреждениенең хезмәткәрләре бинадан чыкмыйча эшлиләр.
Үзизоляция шартлары кертелгәннең беренче көннәреннән үк Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге көчәйтелгән режимда эшли. Бу хакта коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча штаб утырышында бүлек башлыгы В. Елисеев хәбәр итте. Чаллыга керү һәм чыгу юлларында 4 пост оештырылды: Яр Чаллы – Борды, Яр Чаллы – Водозабор, Олы Шелнә авылы территориясе, Боровецк күпере постларында полиция хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсе кизү тора. 
Профилактика чаралары үткәрү барышында чит илләрдән кайткан 155 кеше тикшерелгән. Аларның 111 е район территориясендә яши, 44 е бары пропискада гына тора. Хәзерге вакытта читтән кайтучылар белән котактта булган 42 кеше күзәтү астында.
Үзизоляция режимын бозуның 45 очрагы ачыкланган. 116 административ хокук бозу очрагы булдырмый калынып, беркетмәләр төзелгән. Алар арасындагы 4 очрак санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итү законын бозуга карый. Түбән Суыкcуда яшәүче бер кешегә 15 мең сум штраф салынган. Өч очрак дәүләт күзәтчелеге органы вәкиленең законлы күрсәтмәсен үтәмәү белән бәйле. 109 очрак гадәттән тыш хәл туу куркынычы булганда тәртип бозуга карый.
Административ хокук бозуларны тикшерү нәтиҗәсендә судта билгеләнгән санкцияләр түбәндәгечә:
РФ административ кодексының 6.3 маддәсе, 1 бүлеге (санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итү законын бозу) буенча 4 очракта штрафлар билгеләнгән: 2 се – 15000, 2 се 7500 сум күләмендә.
РФ административ кодексының 19.4 маддәсе буенча (дәүләт күзәтчелеге органы вәкиленең законлы күрсәтмәсен үтәмәү) 3 очракта 750 шәр сум штраф салынган.
20.6.1 маддә буенча (гадәттән тыш хәл туу куркынычы булганда тәртип бозу) төзелгән 109 административ беркетмәнең 86 сы буенча берәр мең сум штраф салынган, 11 е буенча кисәтү ясалган, 12 беркетмә хәзерге вакытта судта карала.
19 марттан 19 апрельгә кадәр район террито-риясендә 17 җинаять теркәлгән (узган елның шушы чорында 23 булган), шуларның 12 се ачылган. 

Резидә Юсупова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев