Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар саны кинәт арткан

28 сентябрьдән алып 4 октябрьгә кадәр шәһәрдә  тын юллары вирус инфекциясе белән авыруның 3611 очрагы теркәлгән.

Узган атнада Чаллыда тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар саны кинәт арткан. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең җирле бүлегендә хәбәр иттеләр.

28 сентябрьдән алып 4 октябрьгә кадәр шәһәрдә  тын юллары вирус инфекциясе белән авыруның 3611 очрагы теркәлгән. Бу күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 7,4 процентка күбрәк. Узган атна белән чагыштырганда авыручылар 21 проценка арткан. Шул ук вакытта грипп белән авыручылар ачыкланмаган.

Авыручыларның кинәт артуын шәһәрнең Башкарма комитеты Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев раслады. Аның сүзләренчә, вазгыять кискенләшә, эпидемиягә каршы чараларны катгый үтәү режимына күчү ихтыяҗы бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев