Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаңгы туризмы буенча ярыш үтте

17 январьда Яңа поселогында «Кыш бабай призы»на чаңгы туризмы буенча район ярышлары булып үтте. Чаңгы туризмы буенча ярышны Тукай муниципаль районының «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү бюджет муниципаль учреждениесе оештырды. 

Ярышта кече яшьтәге мәктәп укучылары арасында I урынны – Кнәз, II урынны – Яңа поселогы, III урынны Калмия гомумбелем бирү мәктәбе укучылары алды. Өлкән яшьтәге мәктәп укучылары арасында I урынны – Кнәз, II урынны – Яңа поселогы, III урынны Шилнәбаш гомумбелем бирү мәктәбе укучылары яулады. Ярышларда призлы урын алган командалар һәм аерым укучылар «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү бюджет муниципаль учреждениесенең һәм район мәгариф идарәсенең дипломнары, кубоклар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев