Чаңгы эстафетасы узачак
17 декабрьдә Тукай районында спорт сезоны ачылуга багышланган чаңгы эстафетасы узачак.
Ярышлар Яңа поселогы чаңгы-биатлон үзәге территориясендә оештырылачак. Аларда гомуми белем бирү мәктәпләре, авыл җирлекләре, оешмалар һәм предприятиеләр командалары катнашачак. Ярышларга 10 сәгатьтә старт биреләчәк, катнашучыларны теркәү сәгать 8дә башлана. Призлы урыннарны яулаган командалар кубок, медальләр, грамоталар һәм спорт инвентаре алуга сертификат белән бүләкләнәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев