Чаллының 400 еллыгына — истәлекле марка
Россия Почтасы Чаллыга нигез салынуның 400 еллыгына багышланган истәлекле почта маркасын әйләнешкә чыгарды. Ул шәһәрнең юбилее уңаеннан эшләнгән һәм Чаллының тарихи тамырлары белән бүгенге заманча үсешен чагылдыра.
Маркада Чаллы гербы, «Ватан-ана» монументы, заманча бизнес-үзәк, шулай ук Кама елгасы фонында шәһәр панорамасы сурәтләнгән.
Марка номиналы — 50 сум, ә гомуми тиражы 58,5 мең данәне тәшкил итә.
Истәлекле маркалар 1 февральдән Чаллыдагы почта бүлекчәләрендә сатыла башлаячак. Алар почта корреспонденциясен җибәрү өчен дә, филателистлар коллекциясе өчен дә каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев