Чаллының 32нче комплексында яңа мәчет төзергә планлаштыралар
Яңалыклар

Чаллының 32нче комплексында яңа мәчет төзергә планлаштыралар

Чаллының 32нче комплексында яңа мәчет төзү мөмкинлеге карала. Гыйбадәтханә өчен 3,6 мең квадрат метр мәйданлы җир кишәрлеге билгеләнгән. Ул хәзерге «Каусар» мәчете янында урнашкан.

Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин сүзләренчә, проектны гамәлгә ашыру «Җәмигъ» мәчете төзелеше тулысынча тәмамланганнан соң башланырга мөмкин. Хәзерге вакытта җир кишәрлеген рәсмиләштерү буенча эш алып барыла. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан күпкатлы торак төзелеше зонасындагы әлеге территорияне дини идарә һәм мәгариф максатларында файдаланырга рөхсәт бирү турында боерык проекты әзерләнгән. Мәсьәләне җәмәгать тыңлауларына чыгару ихтималы да бар.

Әлфәс хәзрәт аңлатканча, хәзерге «Кәүсәр» мәчете башта вакытлыча бина буларак төзелгән. Еллар узу белән ул мөселманнарның барысын да сыйдыра алмый башлаган. Яңа бинага да, мөгаен, «Кәүсәр» исеме биреләчәк, чөнки мәчет нәкъ шушы адрес буенча теркәлгән.

32нче комплекста урнашкан «Кәүсәр» мәчете инде ике дистә елга якын эшли. Бер манаралы әлеге бина 2004–2005 елларда архитектор Маркиз Басыров проекты буенча төзелгән.

Мәчет тирәсендә мөселманнар өчен үзенә күрә кечкенә үзәк тә формалашкан. Биредә балалар өчен традицияләр белән таныштыра торган мөселман клубы, мөселман киемнәре кибете һәм «Хәләл» кафе-ашханәсе эшли.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев