Чаллыда 11 йөк вагоны рельстан чыккан
Яңалыклар

Чаллыда 11 йөк вагоны рельстан чыккан

Чаллының Комсомольск районында 11 буш йөк вагоны рельстан чыккан. Һәлакәт Авторемонтная урамы янындагы «Железнодорожное управление» җәмгыятенең тимер юлында планлы маневр эшләре вакытында булган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе хәбәр итә.

Вакыйга нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Тимер юлның янәшә участокларында поездлар хәрәкәте туктатылмаган, расписание буенча тоткарлыклар да теркәлмәгән.

Вагоннарның рельстан чыгу нәтиҗәләрен бетерү өчен объект хуҗасы бригада оештырган. Ремонт эшләрен бүген тәмамлау планлаштырыла.

Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәпләрен махсус техник комиссия ачыклый.

Фото: ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе


Нет комментариев