Бәйрәм котлы булсын!
Түбән Суыксу авылы мәктәбендә хезмәт куючы һәм лаеклы ялга чыккан барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре – Укытучылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Үзем дә шушы мәктәпне тәмамладым. Бу тормышта дөрес юлны сайлауда укытучыларымның роле бик зур булды. Аларның барысына да рәхмәтләрем чиксез. Шушы авылда төпләнеп, гаилә кордым. Бәхеткә, улым белән кызыма да шушы мәктәптә белем һәм тәрбия алу насыйп булды. Ата-ана буларак мәктәп коллективы белән тыгыз мөнәсәбәттә эшләргә туры килде. Коллективта бер-берсе белән дустанә һәм тату мөнәсәбәттә, бер максатка юнәлеш тотучы, мәктәпне бар яктан алдынгылар рәтенә чыгарырга омтылучы педагоглар тупланган. Эшләренең нәтиҗәләре дә бар – Түбән Суыксу мәктәбе, кайсы гына юнәлештә булмасын, лидерлар арасында.
Инде балаларым да мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына аяк бастылар, югары һәм һөнәри белем бирүче уку йортларына керделәр. Сабыйлар күңеленә үтеп керә белгәннәре, аларны үз балаларыдай тәрбияләгәннәре, белем бирү өчен бар тырышлыкларын куйганнары, балаларга дөньяны танып белергә өйрәткәннәре өчен олы рәхмәтләремне белдерәм.
Хөрмәтле укытучылар! Үзем һәм гаиләм исеменнән барыгызга да исәнлек-саулык, гаиләләрегезгә иминлек телим. Хезмәтегез бары тик уңышлар, сез белем һәм тәрбия биргән балалар сөенечләр генә китерсен, алар белән һәрвакыт горурланырга насыйп булсын! Мәктәбебез һәрчак шулай җылы учагыбыз булып калсын.
Ихтирам белән, Эльмира Мортазина. Бәйрәм котлы булсын!

Ихтирам белән, Эльмира Мортазина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев