Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бәйрәм белән!

Районның барлык төзүчеләрен, шушы тармакны үстерүгә, яшәтүгә лаеклы өлеш керткән хезмәт ветераннарын Төзүчеләр көне белән тәбрик итәм, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан изге теләкләремне юллыйм. Соңгы елларда районда бик күп объектлар төзелә, күпсанлы федераль һәм республика программаларында катнашабыз. Капиталь ремонт программалары буенча мәгариф учреждениеләре, торак йортлар төзекләндерелә. Дәүләт программасы кысаларында фельдшер-акушерлык пунктлары...

Районның барлык төзүчеләрен, шушы тармакны үстерүгә, яшәтүгә лаеклы өлеш керткән хезмәт ветераннарын Төзүчеләр көне белән тәбрик итәм, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан изге теләкләремне юллыйм.

Соңгы елларда районда бик күп объектлар төзелә, күпсанлы федераль һәм республика программаларында катнашабыз. Капиталь ремонт программалары буенча мәгариф учреждениеләре, торак йортлар төзекләндерелә. Дәүләт программасы кысаларында фельдшер-акушерлык пунктлары барлыкка килә. Төзүчеләр кулы белән район авылларында ел саен яңа ял итү парклары, спорт мәйданчыклары сафка баса. Быел Новотроицкоеда зур парк ишекләрен ачачак. Боларның барысы да сезнең көндәлек фидакарь хезмәтегез, тырышлыгыгыз, һөнәри осталыгыгыз бәрабәренә башкарыла.

Хөрмәтле төзүчеләр! Без сезнең йөрәк җылыгызны кушып төзелгән йортларда яшибез. Рәхмәт барысы өчен дә. Эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек телим.

Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев