Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле райондашлар! Сезне күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлек, татулык символына әверелгән, республиканың һәр төбәгендә зурлап, гомумхалык бәйрәме буларак көтеп алына торган иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Республика көне белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм республикабыз халкының рухи һәм интеллектуаль мөмкинлекләренә юл ачуда мөһим этап булды. Шуңа да бу бәйрәмне без киләчәккә якты...

Хөрмәтле райондашлар! Сезне күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлек, татулык символына әверелгән, республиканың һәр төбәгендә зурлап, гомумхалык бәйрәме буларак көтеп алына торган иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Республика көне белән тәбрик итәм.

Бу бәйрәм республикабыз халкының рухи һәм интеллектуаль мөмкинлекләренә юл ачуда мөһим этап булды. Шуңа да бу бәйрәмне без киләчәккә якты өмет белән карап, яшәргән, яңарган халәттә каршылыйбыз.

Бу бәйрәм күпмилләтле районыбызда халыклар дуслыгы, үзара татулык, бердәмлек көне буларак зурлап билгеләп үтелә. Республика көне, гадәттәгечә, иген кырларында гөр килеп уңыш җыю вакытына туры килә. Быел кырларда игеннәр уңды, аны җыеп алу оешкан төстә, югары темпларда бара.

Районның башка тармакларындагы уңай нәтиҗәләр дә куандыра, социаль-икътисадый үсештә алгарыш сизелә.

Республикабыз бүген дөнья күләмендә танылды. Бу - үзе бер горурлык. Җөмһүриятебезнең үсешендә безнең район хезмәтчәннәренең дә өлеше гаять зур. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!

Алга таба да барлык тармакларда яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телим.

Хөрмәтле тукайлылар! Сезне олы бәйрәм - Республика көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Илгә-көнгә иминлек, бәхетле, мул тормыш, гаиләләрегезгә сәгадәт һәм бәрәкәт телим. Һәркемгә тынычлык һәм бәхет юлдаш булсын!

Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев