Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Татарстанда 20 су чистарту корылмасы сафка бастырылачак

Былтыр республикада 25 чистарту корылмасы кулланылуга тапшырылган. Быел Татарстанда 20 су чистарту корылмасы сафка бастырылачак. 2017 елда республиканың 16 районында 25 су чистарту корылмалары реконструкцияләнде, кайберләре яңадан торгызылды. Бу хакта "Татар-Информ " мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы...

Былтыр республикада 25 чистарту корылмасы кулланылуга тапшырылган.

Быел Татарстанда 20 су чистарту корылмасы сафка бастырылачак. 2017 елда республиканың 16 районында 25 су чистарту корылмалары реконструкцияләнде, кайберләре яңадан торгызылды. Бу хакта "Татар-Информ " мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров белдерде. Соңгы 2-3 елда республиканың су чистарту корылмалары өлкәсендә шактый эш башкарылды. Сулыкларны нигездә сәнәгать предприятиеләре һәм торак-коммуналь хуҗалыклар пычрата. Моннан тыш сулыкларга автомобиль юлларыннан, сәнәгать предприятиеләре территорияләреннән агып төшкән пычрак сулар да тискәре йогынты ясый, диде Фаяз Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев