Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйгедә җиңүчеләр «Үлемсез полк» чарасына әзерләнә

Мәктәпләрнең ата-аналар комитетлары арасында «Тату сыйныф серләре» дип аталган конкурс үткән иде. Анда районның 22 мәктәбе катнашты. Аларның 7се финалга чыкты. Шулар арасыннан Новотроицкое мәктәбенең 6нчы сыйныфы ата-аналар комитеты җиңүче дип табылды. Әти-әниләр комитеты әгъзалары, балалар үзләре, сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Нуретдинова «Хезмәт тәрбиясе,...

Мәктәпләрнең ата-аналар комитетлары арасында «Тату сыйныф серләре» дип аталган конкурс үткән иде. Анда районның 22 мәктәбе катнашты. Аларның 7се финалга чыкты. Шулар арасыннан Новотроицкое мәктәбенең 6нчы сыйныфы ата-аналар комитеты җиңүче дип табылды. Әти-әниләр комитеты әгъзалары, балалар үзләре, сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Нуретдинова «Хезмәт тәрбиясе, экология» дип аталган проектларын Казанда яклады.

Бүген мәктәпнең 6нчы сыйныф укучылары һәм әти-әниләре Җиңү бәйрәмендә үтәчәк «Үлемсез полк» акциясенә әзерләнә. Укучылар сугыш кырында ятып калган яисә кайткач вафат булган бабалары турында мәгълүматны барлауны, портретларын әзерләүне төгәлләде инде. Акциягә мәктәпнең башка сыйныфлары да кушыла. Новотроицкоеда Җиңү митингы 9 Май көнне узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев