Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүләкләү тантанасыннан кайттылар

Новотроицкий “Ромашка » балалар бакчасына “Социаль партнерлык территориясе” республика проектында катнашкан өчен Бөтенроссия мәгариф берлегенең Татарстан республика оешмасыннан рәхмәт белдерелде.

Шушы көннәрдә район мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы рәисе Венера Сафиуллина, “Ромашка” балалар бакчасы мөдире Татьяна Гусева һәм бу мәктәпкәчә учреждениенең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Елена Баранова бүләкләү тантанасыннан кайттылар.


- Безнең балалар бакчасының педагогик коллективы районның егермедән артык төрле оешмасы белән хезмәттәшлек итә. Мәгариф өлкәсендә җәмәгатьчелекне партнерлыкка тарту – аны үтәү мәгариф үсеше проблемаларын хәл итү буенча мөнәсәбәтләрнең һәм хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсен булдырырга ярдәм итә, дип саныйм. Конкурста республиканың 90 тан артык белем бирү учреждениесе җитәкчеләре һәм профком рәисләре катнашты. Махсус интернет-платформада видео интервью, эссе һәм фотолар ярдәмендә алар үз оешмаларында социаль партнерлык практикасы турында сөйләделәр, диде Татьяна Гусева.

Лия Мәрдегалләмова
/ Фото “Ромашка”  балалар бакчасы рөхсәте белән куелды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев