Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүләкләр белән кайттылар

Казанда үткән «Ел укытучысы – 2024» бәйгесенең региональ этабыннан Тукай районыннан мөгаллимнәр делигациясе күңелле кичерешләр һәм бүләкләр белән әйләнеп кайтты.

– Традиция буенча конкурс иң элек белем бирү учрежденияләрендә, аннары район күләмендә узды. Иң-иңнәре исә район данын Чаллы шәһәрендә узган зона этабында яклады. Әлеге этаптан финалга узучылар белемнәрен, күнекмәләрен республика этабында сынап, көч сынашты, – дип сөйләде район мәгариф идарәсенең укыту бүлеге башлыгы урынбасары Гүзәлия Хабетдинова.

Укытучылар арасындагы конкурсның финал өлешенә 150 мөгаллимнең 10сы үтте. Республика этабында Мәләкәс авылы мәктәбеннән яшь укытучы Эльвина Сәмигуллина, Кенәз мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Мамаева уңышлы чыгыш ясады.

ТРсы мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин кулыннан диплом, истәлекле бүләкләрне Кенәз мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Вәлиева («Укытучы – иҗат иясе» номинациясендә җиңүче), аның хезмәттәше Наталья Мамаева (бәйгенең «Лингвистика ханбикәсе» номинациясе финалисты) кабул итеп алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев