Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүләк урынына – беркетмә

22 гыйнварда көндезге сәгать уникеләрдә Теләнче-Тамак авылының Татарстан урамында, 2006 елда туган гражданин тоткарлана.

Ул Тукай районы Таулык авылында яшәүче «Лада Гранта» машинасы белән идарә иткән була. Унҗиде яше тулган көнне егет, транспорт белән идарә итәргә хокукы булмаган килеш, исерек хәлдә автомашина руле артына утыра.

Инспекторлар аның алкогольле эчемлекләр куллануын ачыклыйлар, алкотектор кулланып, аның  канындагы 0,288 мг/л алкоголь күләмен беләләр.

Гражданинга РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә төзелде, РФ КоАП 12.8 ст.3 өлеше буенча  аның автомашинасы махсус кую урынына урнаштырылды, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең дәүләт автоинспекциясе башлыгы Шамил Ганиев.

/ Тукай районы ЮХИДИ идарәсе фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев