Бүген Татарстанда суыта
Бүген, 9 май — бәйрәм көнендә, синоптиклар алмашынучан болытлы һава торышы вәгъдә итә.
Төнлә республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Көндез исә явым-төшемнәр көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, аннан төньяк-көнбатыш юнәлешенә күчәчәк һәм 7–12 м/с тизлектә исәчәк. Урыны белән җил көчәеп, 15–18 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +6..+11˚ градус тирәсе булачак. Көндез исә һава +11..+16˚ градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.
Н.Туганов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев