Бүген Татарстанда эсселек 30 градуска кадәр җитәчәк
Яңалыклар

Бүген Татарстанда эсселек 30 градуска кадәр җитәчәк

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре фаразлавынча, 9 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Көндез Татарстанның көнчыгыш районнарында урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.

Җил көньяк-көнчыгыштан, соңрак төньяк-көнчыгыштан исәчәк, тизлеге секундына 5–10 метр булачак. Көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +11…+16 градус тәшкил итәчәк. Көндез максималь температура +25…+30 градуска кадәр күтәреләчәк.


Нет комментариев