Бүген Татарстанда +27˚кадәр җылыта
«Караңгы көннәрдән соң кояшка сөенәсең! Аннары күнегәсең, тора-бара, эссе дип, сукрана ук башлыйсың...» Шәүкәт Галиевның сүзләрендә хаклык бар. Шулай да, зарланырга ашыкмыйк әле, җылы көннәрне шатланып каршы алыйк.
Бүген, чәршәмбе көнне, республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Җил көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан исәчәк, тизлеге 6–11 м/с, кайбер урыннарда көчәйгәндә 14 м/с кадәр җитәргә мөмкин.
Температура төнлә белән +10…+15˚ җылы булачак. Көндезге температура +18…+23˚, көнчыгыш районнарда +27˚ га кадәр җитә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге белгечләре.
Н.Туганов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев