Яңалыклар

Бүген Татарстан Республикасында матәм көне

Кичә, 17 ноябрь көнне, 19 сәгать 26 минутта Казанда Мәскәүдән кайтучы самолет һәлакәткә юлыкты.

«Боинг - 737» очкычында барлыгы 44 пассажир һәм 6 экипаж вәкиле булган. Алар арасында исән калучы юк. Пассажирлар арасында Татарстан Республикасы Президентының улы Ирек Миңнеханов һәм республиканың УФСБ башлыгы Александр Антонов та булган.

18 ноябрь Татарстан Республикасында матәм көне дип игълан ителде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы Указны имзалады. Бүген район хакимияте бинасының утырышлар залында үткән чираттагы атналык киңәшмә дә әлеге авиакатастрофада һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алудан башланып китте.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев