Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы бүлеге бюро утырышында катнашучы тәэсире белән уртаклашты

Әлеге очрашуда мөһим бер эзлеклелек күрәм. Яшәеш чылбыры бәйләнеше. Әйтик, районыбызның алдынгы фермеры, район фермерлык җәмгыяте рәисе Минталип Миңнеханов ничәмә-ничә еллар җиң сызганып бәрәңге уңышы үстерә, халыкны туендыра, ә күркәм очрашуга килгән берсеннән-берсе уңган хуҗабикәләр амбар-келәтләребезгә, кибет киштәләренә менгән авыл хуҗалыгы продукцияләреннән тәмле-тәмле ризыклар әзерлиләр. Без, мәгърифәтчеләр, каләм ияләре исә,...

Әлеге очрашуда мөһим бер эзлеклелек күрәм. Яшәеш чылбыры бәйләнеше. Әйтик, районыбызның алдынгы фермеры, район фермерлык җәмгыяте рәисе Минталип Миңнеханов ничәмә-ничә еллар җиң сызганып бәрәңге уңышы үстерә, халыкны туендыра, ә күркәм очрашуга килгән берсеннән-берсе уңган хуҗабикәләр амбар-келәтләребезгә, кибет киштәләренә менгән авыл хуҗалыгы продукцияләреннән тәмле-тәмле ризыклар әзерлиләр. Без, мәгърифәтчеләр, каләм ияләре исә, халыкка рухи азык бирәбез, аларның тырыш хезмәтләренә дан җырлыйбыз. Димәк, омтылышларыбыз, милли кыйблабыз бер, без халык өчен, милләт яшәеше өчен бердәм эш алып барабыз. Бюро утырышында узган эшлекле сөйләшүдә бик мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Иманлы кеше имансыз юлга басмас, әйләнә-тирә моһитне чистарту - бөтенебезнең бурычы, телне саклау - гаиләдән башланырга тиеш. Тәмле милли ризыклар пешергәндә әбиләрнең янәшәсендә йөгереп йөргән оныкларына зур тәрбияви дәрес бирүләре гореф-гадәтләребезне буыннан-буынга тапшыруның турыдан-туры, әһәмиятле юлы икәнлегенә тагын бер кат инандык. Мондый очрашуларны, уртак фикер алышуларны киң катлам милләттәшләр арасында да үткәрү фарыз дип саныйм. Бу эшләр сүздә генә калмыйча, телне, милләтебезне саклау өстендә эзлекле эш алып барганда гына эшебезнең нәтиҗәсе булыр, киләчәгебез булыр, дип үз фикере белән Биклән авылында яшәүче элеккеге хезмәттәшебез, милли җәмәгатьчелекнең актив әгъзасы Рәзинә Сәетгәрәева уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев