Әбри Хәбриев “Якты юл” газетасын укыр өчен Тукай районына килгән?!
"Татар радиосының" диджее Әбри Хәбриев "ВКонтакте" да менә шундый фото урнаштырган. Егетләр кулында "Якты юл" газетасын күргәч, фото белән кызыксынмыйча булдыра алмадык. Баксаң, күптән түгел "Рәвешләр" юмор театры безнең районның Иске Җирекле авылы тамашачысын бик шәп музыкаль программа белән сөендереп киткән икән. Биредәге күп функцияле "Дуслык" үзәге директоры Гөлназ Зарипова...
"Татар радиосының" диджее Әбри Хәбриев "ВКонтакте" да менә шундый фото урнаштырган. Егетләр кулында "Якты юл" газетасын күргәч, фото белән кызыксынмыйча булдыра алмадык.
Баксаң, күптән түгел "Рәвешләр" юмор театры безнең районның Иске Җирекле авылы тамашачысын бик шәп музыкаль программа белән сөендереп киткән икән. Биредәге күп функцияле "Дуслык" үзәге директоры Гөлназ Зарипова әйтүенчә, сәхнәгә чыкканчы, егетләрнең бераз вакыты булган. Шул арада алар өчен әзерләнгән чәй өстәле янында "Рәвешләр" вакытын бушка уздырмаган - "Якты юл" газетасын алып, район яңалыклары белән танышкан, шул вакытта үз-үзләрен фотога да төшереп алган. Егетләрнең үзәктәге тутый кошларга аеруча исе киткән "Мондый попугайларны беренче тапкыр күрәбез!" дигән алар, музыка ишетелүгә сайрый башлаган кошларны күзәтеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев