Бөтенроссия вакансияләр ярминкәсенә булачак белгечләр җыелды
18 апрель көнне «Россия эше» кадрлар үзәгендә (Яр Чаллы һәм Тукай районы) эш бирүчеләрне, уку йортларын һәм укучыларны берләштергән киң күләмле һөнәри юнәлеш бирү чарасы булып узды.
«Кама агрофирмасы» ҖЧҖ, «Чаллы БРОЙЛЕР»ҖЧҖ кебек алдынгы предприятиеләрдән агросәнәгать секторында 70 тән артык вакансия тәкъдим ителде.
100 мәгариф учреждениесе, шул исәптән: им. А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, Л. Б. Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы, педагогия көллияте һ. б.катнаштылар.
Ярминкәдә катнашучылар - Мәләкәс, Новотроицкое, Түбән Суыксу һәм башка мәктәпләрдән 81 укучы - кирәкле һөнәрләр белән таныша, карьера үсеше буенча мастер-классларда була, көллиятләрдә һәм югары уку йортларында белем алу мөмкинлекләре турында белә алды.
Ярминкә, эш бирүчеләр белән турыдан-туры элемтә урнаштырып, яшьләргә һөнәри юнәлеш бирүдә мөһим адым булды.
«Мондый чаралар мәгариф һәм эшкә урнашу арасындагы чикләрне бетерә, яшьләргә төгәл ориентирлар бирә», — дип билгеләделәр оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев