Боерган һәм Колышта һәр инвалидның өенә барып хәлен белделәр
Мөмкинлекләре чикле кешеләр - үзе бер гаҗәеп дөнья. Алар арасында кул эшләре, аш-су осталары да, шигъри җанлы, җор телле, киң күңелле иҗади шәхесләр күп. Шушы көннәрдә Боерган авылының инвалидлар оешмасы рәисе Филига Минһаҗева, Боерган авылы мәдәният йорты хезмәткәре Рәхилә Фәттахова, Колыш авылы мәдәният йорты хезмәткәре Эльмира Ханнановалар белән берлектә урын...
Мөмкинлекләре чикле кешеләр - үзе бер гаҗәеп дөнья. Алар арасында кул эшләре, аш-су осталары да, шигъри җанлы, җор телле, киң күңелле иҗади шәхесләр күп.
Шушы көннәрдә Боерган авылының инвалидлар оешмасы рәисе Филига Минһаҗева, Боерган авылы мәдәният йорты хезмәткәре Рәхилә Фәттахова, Колыш авылы мәдәният йорты хезмәткәре Эльмира Ханнановалар белән берлектә урын өстендә ятучы инвалидларның йортларына барып, хәлләрен белеп кайттык. Боерган авылында гомер итүче, коляскада гына утыручы Сәгыйрә апа Гарипова, Нурислам абый Гыймазов, шулай ук Фәрит абый Әхмәтов китапларны бик күп укыйлар, дөнья хәлләреннән һәрчак хәбәрдар. Китап белән килүебезне һәрчак көтеп алалар, бу юлы да безне күрүгә бик шатландылар.
Колыш авылында яшәүче 18 яшьлек инвалид кыз - Алсу Галиәхмәтова әтисе Мәгъсүмҗан белән генә яши. Мәгъсүмҗан абыйның, олы яшьтә булуына карамастан, бер дә зарланмыйча, кызына шулкадәр яратып каравы, «Иптәшкә әле дә кызым бар» дип шатланып сөйләвен күрүгә күзләргә яшьләр килде. Күчтәнәчләрне Алсу дога кылып алды. Әтисе өйрәткән икән.
Тумыштан ук физик мөмкинлекләре чикле Боерган авылында яшәүче Рәмилә Хәлимова янына да тукталдык. Безнең алып барган бүләккә ул бик сөенде. Рәмиләнең күңелен күрә алганга бик шатландык.
Колыш авылында Илшат Зәйдиев махсус җайланмага тотынып кына йөрсә дә, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, әнисенә сөт сатарга булыша икән. Бу егеткә сокланмый мөмкин түгел! Әниләре Гөлфинәнең сабырлыгына, зирәклегенә таң калырлык. Һичшиксез, менә дигән егет үстергән.
Физик мөмкинлекләре чикле авылдашларыбызның сыкранмыйча, зарланмыйча чын мәгънәсендә башкаларга үрнәк булырлык итеп яши белүләренә сокландык, дип хәбәр итә Боерган авылының китапханә мөдире, ветераннар советы рәисе Флүзә Сәлимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев