Җиңү көненә ел саен бирелә торган түләүләр Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итүнең мөһим традициясе булып кала.
Президент Указы нигезендә ел саен ветераннар өстәмә 10 000 сум акча ала, ә юбилей елларында суммалар арттырыла. 2025 елда, Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, арттырылган түләүләр каралган: инвалидлар һәм сугыш ветераннары, балигъ булмаган нацист концлагерьлары, төрмә һәм гетто тоткыннары, сугышта һәлак булганнарның тол хатыннары яки тол калган ир-атлар, шулай ук «Блокадалы Ленинградта яшәүче», «Камалган Севастопольдә яшәүче» һәм «Камалыштагы Сталинградта яшәүче» билгеләре белән бүләкләнгән затлар 80 000сум акча алачак.
Икенче категория - 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр кимендә алты ай тылда эшләүчеләр (оккупацияләнгән территорияләрдән тыш) һәм СССР орденнары яки медальләре белән бүләкләнүчеләр, шулай ук концлагерьларның балигъ булган тоткыннары - 55 000 сум акча алачак.
«Яшәү урынына карамастан, барлык ветераннар акча алуга хокуклы, өстәвенә, түләү процессы максималь гадиләштерелгән: 80 000 һәм 55 000 сум күләмендә Җиңүнең 80 еллыгына түләүләр бернинди мәшәкатьсез апрель ае пенсиясе белән бергә автомат рәвештә күчереләчәк», – Эдуард Вафин.
Нет комментариев