Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бикләндә шәхси йорт янды

28 гыйнвар көнне сәгать кичке 4 тулганда диспетчерлык хезмәтенә Биклән авылында шәхси йорт януы турында хәбәр килә. Авылдагы янгын сүндерү посты һәм шәһәрдән «пожарныйлар» килгәндә, йортның кухнясына һәм аның янындагы бүлмәгә ут капкан, тәрәзәләрдән һәм түбәдән куе төтен чыга торган була. Бу вакытка хуҗа йортта газны һәм электрны өзәргә өлгерә....

28 гыйнвар көнне сәгать кичке 4 тулганда диспетчерлык хезмәтенә Биклән авылында шәхси йорт януы турында хәбәр килә. Авылдагы янгын сүндерү посты һәм шәһәрдән «пожарныйлар» килгәндә, йортның кухнясына һәм аның янындагы бүлмәгә ут капкан, тәрәзәләрдән һәм түбәдән куе төтен чыга торган була. Бу вакытка хуҗа йортта газны һәм электрны өзәргә өлгерә. Янгынның сәбәбе электр җиһазларының техник яктан төзексез булуы, дип фаразлана. Районда бик күп янгыннар шул сәбәпле чыга, шуңа күрә электр җиһазларының торышын һәрвакыт контрольдә тоту кирәк, дип кисәтә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Артём Асеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев