Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биклән һәм Бәтке авылы ветераннары “Казан каймасын” төзүдә гомерләре киселгән якташларыбызны искә алды

Бөек Ватан сугышы вакыйгаларыннан без елдан-ел ераклашабыз. Ул вакыйгалар никадәр ерагая барса да, халык батырлыгын беркем дә онытырга тиеш түгел, чөнки без Бөек Җиңү өчен кыйммәт түләдек. Күпме ана - улын, хатын - ирен, кызлар - сөйгән егетләрен, балалар - әтиләрен көтеп ала алмадылар. Сугыш 27 миллион ватандашыбызны мәңгелеккә алып...

Бөек Ватан сугышы вакыйгаларыннан без елдан-ел ераклашабыз. Ул вакыйгалар никадәр ерагая барса да, халык батырлыгын беркем дә онытырга тиеш түгел, чөнки без Бөек Җиңү өчен кыйммәт түләдек. Күпме ана - улын, хатын - ирен, кызлар - сөйгән егетләрен, балалар - әтиләрен көтеп ала алмадылар. Сугыш 27 миллион ватандашыбызны мәңгелеккә алып китте.

Бу дәһшәтле сугышта дошманнан илебезне азат итү өчен тылда да фронт тоталар.1941 елның көзендә фашистлар зур көч белән Мәскәүгә таба хәрәкәт итә. Дошман тылга кермәсен өчен саклану чикләре төзелә. Татарстан территориясендә саклану чиге Казан тирәли ярымбоҗра булып урнаша- Покровское авылыннан Ормар станциясе, Кайбыч һәм Апас аша Куйбышевка таба ( хәзер Болгар) уза.

Саклану корылмаларының төзелеше Татарстан тарихына үзенең батыр һәм фаҗигалы вакыйгалары белән кереп калган. Барлыгы танкларга каршы тору өчен 331 чакрым окоп казыла, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 50 еракка ату зенит ноктасы, 419 землянка корыла. 1941 елның уртасында төзелештә 1107 кеше катнаша, нигездә алар авыл халкы була. Ачлык һәм суыкларга карамастан, иң гади хезмәт кораллары белән, кешеләр үзләренең бар көчләрен, батырлыкларын туплап, дүрт ай эчендә илнең Оборона Дәүләт комитеты йөкләмәсен үтиләр.

Төзелеш эшләре 1942 елның 11 февралендә тәмамлана, "Казан каймасы" Идел буе төбәгенә фашист гаскәрләре куркыныч янаганда даими рәвештә сугышчан әзерлектә торган.

Шушы вакыйганы искә алып, 15 ноябрь көнне, Биклән авылы китапханәсендә китапханәчеләр тарафыннан тематик кичә үтте. Очрашуга Бәтке авылыннан тыл ветераны Ольга Буханова һәм Бикләннән Нәзирә апа Кобилова килде. Алар бу канкойгыч сугыш елларында күргән авырлыкларны күз яшьләре белән искә алдылар. Биклән авылында эшләп килүче балалар театр коллективы килгән кунаклар хөрмәтенә чыгыш ясады.

Әйе, без - бугенге яшьләр, бу вакыйгаларны онытырга тиеш түгел. Җиңү көнен якынайтып, үзләренең гомере белән түләгән якташларыбызга, сугыш кырларында ятып калган һәм сугыштан әйләнеп кайтып, безнең арабыздан киткән ватандашларыбызга, тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына рәхмәт әйтеп, тыныч тормышның кадерен белеп яшик. Кайчан да булса бу "Казан каймасын" төзүдә гомерләре киселгән якташларыбызның саны билгеле булырмы, әллә юкмы, анысын әйтүе кыен.

Илдә тынычлык булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын. Җир йөзендә беркайчан да сугыш кабатланмасын, дип хәбәр итә Иштирәк авылы китапханә мөдире Алия Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев