Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биклән һәм Бакчасарай авылларында Өлкәннәр көне бүләкләргә мул булды

Октябрьнең беренче көнендә Биклән мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышлап «Сезнең әле яшьлек узмаган» дигән исем астында бик матур чара үтте. Бәйрәм «Әллуки» балалар бакчасы һәм мәктәп укучыларының концерт программасы белән башланып китте. Әби - бабайларын балалар матур шигырьләр, җырлар, биюләр белән сөендерделәр. Аннары авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбеев, авылыбызның ветераннар...

Октябрьнең беренче көнендә Биклән мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышлап «Сезнең әле яшьлек узмаган» дигән исем астында бик матур чара үтте. Бәйрәм «Әллуки» балалар бакчасы һәм мәктәп укучыларының концерт программасы белән башланып китте. Әби - бабайларын балалар матур шигырьләр, җырлар, биюләр белән сөендерделәр. Аннары авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбеев, авылыбызның ветераннар советы рәисе Асия Фазуллина өлкәннәребезне бәйрәм белән тәбрикләде, матур телэкләрен әйтте, бәйрәмне оештыруда ярдәмнәре өчен иганәчеләргә рәхмәт белдерде. Бәйрәмне дәвам итеп, авылыбыз үзешчәннәре иң матур җырларын бүләк итте. Гармунчыларыбыз Илдус Абдуллин, Рәшит Тимергалин бик матур итеп татар халык көйләренә тезмә уйнады. Бәйрәм матур чәй өстәле артында дәвам итте. Ветераннарыбыз рәхәтләнеп сыйландылар, өстәл артында үзләре дә җырлар җырлап, биеп күңел ачтылар.

8 октябрь көнне Бакчасарай өлкәннәрен авыл фермеры Равил Миңнехужин, елдагыча, мул табынлы очрашу кичәсенә җыйды. Биредә әби-бабайлар рәхәтләнеп ял итте, матур җырлар җырлап күңел ачты. 10 нчы октбрьдә дә бәйрәм Биклән мәдәният йорты хезмәткәрләреннән башка узмады. Илдус Абдуллин матур итеп тальян, гармун моңнарын сузып, Рузилә Костина, Фәния Абдуллина халык җырларын башкарып тамашачыларның күңелен яулады. Мамадыш шәһәреннән килгән җырчы Раян Садриев чыгышы бәйрәмгә ямь өстенә ямь булды. Бакчасарай авылы аксакалы Рафис Фахретдиновны Биклән авылы җирлеге башлыгы Мансур Сәхбеев һәм ветераннар советы рәисе А. Фазуллина юбилее белән кайнар котлап, шамаил бүләк иттеләр. Өйләренә озатканда өлкәннәрнең һәркайсына Равил Миңнехуҗиннан бүләкләр тапшырылды. Әби-бабайлар ихлас рәхмәтлэрен әйтеп, оештыручыларга эшләрендә уңышлар теләп өйләренә таралышты, дип хәбәр итә Биклән авылыннан мәдәният йорты директоры Рузилә Костина.

Фотода: Бакчасарай авылындагы бәйрәмнән күренеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев