Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бик оста икән авылыбыз хатын-кызлары!

Иске Дөреш мәдәният йортында «Ягез әле, әниләр!» дип исемләнгән бик матур бәйрәм кичәсе үтте. Хөрмәтле әниләребезгә авылыбызның ихтирамлы кешесе, бүгенге көндә дә авылдашлар дип җан атып торүчы мөгаллим- Гыйздулла абый Вәлиуллин эчкерсез котлауларын җиткерде һәм үзенең кабатланмас моңга ия көчле дә, аhәңле дә тавышы белән җырларын бүләк итте.

 Кичәбез бәйге-уен рәвешендә үтте. Бәйгедә катнашучылар, инде лаеклы ялда булуларына карамастан, авылыбыз тормышында, мәдәният өлкәсендә актив катнашучы педагоглар Дания апа Харисова, Люция апа Кашапова, шәфкать туташы Роза апа Закирова, почта мөдире Валя апа Шәйдуллина, тынгысыз хезмәткәр, җирлекнең ветераннар советы рәисе Фәридә апа Сәгыйдуллина, җыр-биюгә, нәфис сүзгә хәвәс булган, вакытында бик күп егет-кызларны бию осталыгына өйрәтеп, зур сәхнәләргә чыгарган Әлфинур Шиһапова авылдашларыбызның алкышлары астында сәхнәгә күтәрелде. 
 Әниләребез hәрберсе аерым команда булып, интеллектуаль сорауларга җавап бирде, күл эшләренә җитезлекләрен дә, җыр-биюгә сәләтләрен дә күрсәттеләр. Ә «Көтү каршылау», «Сүзсез сәхнә» дип аталган бәйгеләрдә күрсәтелгән пантомимо әниләребезнең комик осталыгын ачса, тамашачыларны рәхәтләндереп көлдерде. Оста икән бит безнең авыл хатын-кызлары, талантларны күрмәгәнбез генә.
 Һәр уен, күңелләрне айката торган моңлы да, яңгыравыклы да тавышы белән Элиза апа Хәкимуллинаның, башын кыңгыр салып, талгын гына гармунында уйнап җырлаган Рафаэль абый Тимергалинның чыгышлары белән үрелеп барды. 
 Матур, рәхәт кичә булды бу. Ә соңыннан исә үзебез үк пешереп алып килгән коймак-тәбикмәкләр, пироглар белән тәмләп чәй әчтек, киләчәк бәйрәмнәрнәрдә дә актив катнашу теләге белән өйләребезгә таралыштык.
Ләйсән Миңнәхмәтова,
Иске Дөреш мәдәният йорты директоры.
/Фотолар Ләйсән Миңнәхмәтовадан алынды.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев