«Библиокомпас» проектын тәкъдим иткән
Шушы көннәрдә «СИБУР» компаниясе уздырган «Яхшы эшләр формуласы» төбәкара проектларының грант бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Әйтергә кирәк, бәйге ел саен үткәрелә. Быел Түбән Кама шәһәренең 13 җиңүчесе арасында Тукай муниципаль районының Иштирәк авыл китапханәсе дә бар. Иштирәк авыл җирлеге әлеге проектның географиясенә кермәсә дә, анда катнашу мөмкинлеге булды, моның өчен без аларга бик зур рәхмәтле ди Иштирәк авылының китапханә мөдире Алия Закирова. Бәйгегә ул балаларны китаплар укырга җәлеп итү буенча «Библиокомпас» проектын тәкъдим иткән. Китапханәченең проекты жюри тарафыннан югары бәяләнеп, аны авыл китапханәсендә тормышка ашыру өчен ул 105 мең сум күләмендә грант откан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев