Бүген РФ Президенты Владимир Путин турыдан-туры әңгәмә үткәрә. Аның барышында ул россиялеләрнең сорауларына җавап бирәчәк. Экспертлар сорауларның күбесе социаль проблемаларга, сәламәтлек саклауга, хезмәт хакына, мәгарифкә кагылыр дип көтә. Шулай ук киләчәк сайлаулар белән бәйлеләре дә булыр дип фаразлана.
Путин белән аралашу сәгать көндезге 12дә башлана. Сөйләшү "Первый", "Россия 1", "Россия...
Бүген РФ Президенты Владимир Путин турыдан-туры әңгәмә үткәрә. Аның барышында ул россиялеләрнең сорауларына җавап бирәчәк. Экспертлар сорауларның күбесе социаль проблемаларга, сәламәтлек саклауга, хезмәт хакына, мәгарифкә кагылыр дип көтә. Шулай ук киләчәк сайлаулар белән бәйлеләре дә булыр дип фаразлана.
Путин белән аралашу сәгать көндезге 12дә башлана. Сөйләшү "Первый", "Россия 1", "Россия 24" телеканаллары, "Маяк", "Вести FM" и "Радио России" радиостанцияләре аша трансляцияләнәчәк. Россия Иҗтимагый телевидениесендә (ОТР) һәм сайтында сурдотәрҗемә барачак. Бу дәүләт башлыгының 15нче мәртәбә халык белән шул рәвешле очрашуы. Иң беренче тапкыр мондый чара 2001 елда узган иде.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев