Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген танылган композитор Ринат Гобәйдуллин белән хушлашу булды (видео)

Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат иткән композитор, "Сердәш" ансамбленең җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллин вафат булды. 200дән артык җыр авторы Ринат Гобәйдуллинга нибары 65 яшь кенә иде. Кичә иртән, машина руле артында барганда аның кинәт кенә йөрәге туктаган. Бүген Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда танылган композитор белән хушлашу...

Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат иткән композитор, "Сердәш" ансамбленең җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллин вафат булды.

200дән артык җыр авторы Ринат Гобәйдуллинга нибары 65 яшь кенә иде. Кичә иртән, машина руле артында барганда аның кинәт кенә йөрәге туктаган.

Бүген Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда танылган композитор белән хушлашу узды. Анда аның якыннары, хезмәттәшләре, күпсанлы шәкертләре һәм кабатланмас иҗатын яраткан, хөрмәт иткән бик күп кешеләр җыелды.

Аны туган ягында - Ютазы районы Иске Урыссу авылында җирләячәкләр.

Ринат Гобәйдуллиннның туганнарының, якыннарының кайгыларын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Бүген танылган композитор Ринат Гобәйдуллин  белән хушлашу булды (видео)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев