Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген – Халыкара туган тел көне

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Тукай районында милли мәсьәләләр, һәр бала үз туган телендә аралаша алу өчен мөмкинлекләр тудыру өлкәсендә эш алып барыла. Бу...

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.

Тукай районында милли мәсьәләләр, һәр бала үз туган телендә аралаша алу өчен мөмкинлекләр тудыру өлкәсендә эш алып барыла. Бу җәһәттән "Якты юл" ("Светлый Путь") газетасының да зур ролен билгеләп үтәргә кирәк. Район җирлегендә яшәгән төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, йолалаларын инде менә 40 елдан артык газета битләрендә яктыртып киләбез. Соңгы еларда исә, электрон мәгълүмат чаралары үсеш алып, ул язмалар газетаның рәсми сайтында, социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрдә дә урнаштырыла. Димәк, әлеге язмалар Тукай районыннан читтә яшәүче якташларыбыз, ватандашларыбызга да барып җитә дигән сүз.

Туган тел - ул гаиләдән башлана. Һәм мәктәп тәрбиясендә дәвам итә. Бүгенге көндә Тукай районында 16 татар, 7 рус мәктәбе бар. Рус, татар милләтләреннән башка азербайҗан, чуаш, үзбәк, башкорт һәм башка милләт вәкилләре дә уртак йортыбызда үзара дустанә тормыш итә.

Татарстанда да туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү юнәлешендә зур күләмле эш алып барыла. 2013 елның октябрь аенда ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы кабул ителде. Аны тормышка ашыру өчен, тарихта моңарчы күрелмәгән финанслау - 1 млрд. 84 млн. сум күләмендә акча каралган. Бу документ алдагы елларда эшләгән программалардан 9 тапкырга артыграк финансланачак һәм, тулы күләмдә гамәлгә кертелү өчен, зур мөмкинлекләр алачак дигән сүз.

Газетабыз редакциясе, Бөтендөнья татар Конгрессының Тукай районы җирле бүлеге исеменнән тукайлыларны Халыкара туган тел көне белән тәбрик итәбез! Ана телегезне яратыгыз, өйрәнегез, саклагыз, балаларыгыз, оныкларыгызга рухи әманәт итеп тапшырыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев