Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районыннан бүген армия сафларына 7 егет озатылды

Язгы чакырылышта район буенча 37 егет ил алдында бурычын үтәргә тиеш. 15 июль иртәсендә 7 тукайлы хәрби хезмәт үтәр өчен армия сафларына озатылды. Солдат булырга җитешкән егетләр саны бүгенгә - 28 кеше. Калган 9 егетне 2нче июльгә кадәр озатырга планлаштырыла. Иң якын озату көне - 17 июль. Армия сафларына китүчеләр...

Язгы чакырылышта район буенча 37 егет ил алдында бурычын үтәргә тиеш. 15 июль иртәсендә 7 тукайлы хәрби хезмәт үтәр өчен армия сафларына озатылды. Солдат булырга җитешкән егетләр саны бүгенгә - 28 кеше. Калган 9 егетне 2нче июльгә кадәр озатырга планлаштырыла. Иң якын озату көне - 17 июль.

Армия сафларына китүчеләр арасында Теләнче Тамак авылы егете Эмиль Закиров та бар. Егет кечкенәдән үк көрәш белән шөгыльләнде, спорт белән кызыксынды. Әле озату киче булыр көннән алда гына кызыл диплом яклап кайтты.

- Армиягә үз теләгем белән китәм, бу көнне түземсезлек белән көттем. Укуны гына тәмамларга җитешсәм иде дип йөрдем. Дипломны исә хәрби хезмәтемне тәмамлап кайткач алачакмын, - диде хәбәрчебезгә Эмиль.

Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын сезгә, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев