Безнең волонтерлар ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатларына лаек булдылар
Резеда Хәсият кызы, Тәңвирә Вәсил кызы һәм Римма Рәис кызы фидакарь хезмәтләре һәм күңел юмартлыгы өчен ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Дәүләт Советында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең «Игелекле эшләр көче: СВО шартларында Татарстанның хатын-кыз хәйриячеләре» дигән темага Меценат һәм хәйриячеләр көненә багышланган утырышы узды, ул Россиядә ел саен 13 апрельдә билгеләп үтелә. Утырыш эшендә шәһәр һәм район советларының хатын-кыз депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, волонтерлар, хәйриячеләр, видеоконференция режимында Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыелышларының хатын-кыз депутатлары катнашты. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән кунакларны һәм утырышта катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Парламент җитәкчесе волонтерларга, хатын-кыз депутатларга, битараф булмаган казанлыларга махсус операция зонасында булган сугышчыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Хәйриячеләр һәм барлык битараф булмаган халык тарафыннан күрсәтелгән матди һәм рухи ярдәм өчен зур рәхмәт. Сезнең ярдәмегез бик кирәк һәм мөһим. СВО зонасындагы егетләребезгә өйләреннән, кече Ватаннарыннан хәбәрләр һәм күчтәнәчләр, җылы киемнәр булсынмы, тәмле ризыклармы, башка кирәк-яраклармы, алу бик күңелле, бу безнең егетләр өчен зур ярдәм, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Без бүген үз теләкләре белән Ватанны сакларга киткән егетләребез турында горурланып сөйлибез. Һәм бу бурычны алар уңышлы үтиләр, без аларның тизрәк җиңү белән кайтуын көтәбез".
Очрашу азагында иң актив хәйриячеләрне бүләкләү тантанасы булды-һәм без алар арасында районыбыз вәкилләре булуы белән аеруча горурланабыз!
Резеда Хәсият кызы, Тәңвирә Вәсил кызы һәм Римма Рәис кызы фидакарь хезмәтләре һәм күңел юмартлыгы өчен ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев