Безнекеләр - җиңүче
Тукай районы Нурлат шәһәрендә билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә 4 урынны яулады!
Тукай районы Нурлат шәһәрендә билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә 4 урынны яулады! Безнең спортчылар җиңүгә бик яхшы әзерлек һәм ихтыяр көчен күрсәтте. Элиза Галәветдинова, Илсөяр Фазылҗанова, Татьяна Карпова бронза, Алия Сәйфуллина, Марат Гыйльфанов, Роман Панкратов көмеш, Ильяс Дәүләтбаев алтын медаль яулады.
Ярышларда катнашучыларның барысын да котлыйбыз! Сез - безнең горурлыгыбыз! Тренерларыбыз Тәнзил Хамадиев, Артем Артемьев һәм Марат Мөхәммәдиевка хезмәтләре һәм команданың уңышына өлеш кертүләре өчен аерым рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев