Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Без команда гына түгел, ә гаилә!»

Казан сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясаган Тукай районы КВН командасы өенә кайтты. Алар «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының чирекфиналын үтеп, ярымфиналга чыкты.

Бәйгедә көндәшлек зур иде: Балтач, Арча, Мөслим, Зәй, Саба, Әлмәт, Мамадыш, Яңа Чишмә, Казан һәм Мәскәү җыелма командалары осталыкларын сынашты. Нәтиҗәдә ярымфиналга чыгу бәхетенә биш команда – Тукай, Зәй, Саба, Казан һәм Мәскәү уенчылары иреште.
Яңа уен апрельдә булыр дип көтелә, тик Тукай районы командасында уйнаган егет-кызларның ял итәргә вакыты юк – хәзер яңа мәзәкләр, кызыклы номерлар уйларга кирәк. «Без үзебезне команда түгел, ә гаилә дип атыйбыз. Соңгы вакытта гел бергә, туганлашып беттек инде. Үзебез авылныкылар булгач, чирекфиналда чыгыш ясар өчен нигездә авыл тормышын – бар кешегә дә якын булган теманы сайладык, – дип бүлеште команданың сәнгать җитәкчесе Радик Ханов. Мәзәкләргә килгәндә, алар төрле вакытта туа икән: мәсәлән, душта юынганда, хәтта төштә дә күргән булды», – ди КВНчы.
Командаларны җыр-чылар, танылган алып баручылар бәяләде. Жюрида Салават Фәтхетдинов, Җәвит Шакиров, Илназ Сафиуллин, Айваз Садыров, Әбри Хәбриев, Лилия Хәйруллина, Гөлназ Сәфәрова һәм башкалар. «Уеннан иң истә калган мизгел Салават абыйның безнең турыда: «Афәрин, мин сезнең белән горурланам!» – диюе булды. Шул вакытта күзләргә яшьләр тулды», – ди тәсирләре белән уртаклашты Радик.
Күңелле кичерешләр алда да күп булсын, егет-кызларга уңышлар телибез!

/ Фотолар район КВН командасыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев